• Русский
  • Татарча

"Хәзерге заман шартларында үсеп килүче укытуның цифрлы һәм челтәрле трансформациясе" Бөтенроссия педагогик укулары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» белән берлектә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен 16 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтә онлайн-форматта узачак "Хәзерге заман шартларында үсеп килүче укытуның цифрлы һәм челтәрле трансформациясе" халыкара катнашында  Бөтенроссия педагогик укуларының пленар утырышында катнашырга чакыра.
Укуларның проблемалы кыры барлык төр һәм типтагы белем бирү оешмаларында белем бирүне үстерү идеясен гамәлгә ашыруның теоретик һәм практик аспектларына багышланган.
Укуларда катнашырга Россия Федерациясе мәгариф белән идарә итүнең муниципаль һәм региональ органнары, өстәмә һөнәри (педагогик) белем бирү оешмалары вәкилләре, белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, шул исәптән урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, студентлар һәм аспирантлар, башка кызыксынган затлар чакырыла.

Үткәрү урыны: 9нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Яңа Савин районы, инглиз телен тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү мәктәбе, адрес:
Казан шәһәре, Мусин ур., 32.

Пленар утырыш спикерлары һәм катнашучылар өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/9785090107?pwd=YkpVQ2RNTmgzODV1NXdoZ3RjTXdCQT09

Конференциянең идентификаторы: 978 509 0107

Керү коды: 420127KZN

Карау өчен сылтама: Youtube каналында: https://goo.su/9cPS

Пленар утырыш программасы: https://clck.ru/YpXjU

Укулар турында нигезләмә: https://clck.ru/Y4Wpk