• Русский
  • Татарча

«Шәҗәрәләр-нәсел агачы» VII төбәкара фәнни – гамәли конференциясе

2021 елның 18 ноябрендә «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районының академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Шәҗәрәләр-нәсел агачы» VII региональара фәнни – гамәли конференциясе уза.
Конференциянең максаты - гаилә традицияләрен саклау һәм ныгыту, укучыларны тикшеренү эшләренә җәлеп итү, аларны рухи кыйммәтләргә, милли мәдәният традицияләренә берләштерү. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы “Гаиләмнең кадерле ядкаре” секциясендә эксперт буларак эшли. 
Конференция эшендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары гомуми белем бирү оешмалары укучылары катнаша. Конференциядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, үткәндәге тарихны өйрәнү кызыклы һәм кирәкле эш булып тора.

 

Фотогалерея: