• Русский
  • Татарча

"Рус телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуның заманча алымнары" республика семинары (вебинар)

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 25.12.2020 ел, № под-1406/20 боерыгы белән расланган 2021 елга дәүләт йөкләмәсен үтәү йөзеннән, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы белән берлектә, 2021 елның 25 ноябрендә "Татар теле һәм әдәбиятын укытуга заманча карашлар" республика семинарын (вебинар) үткәрә.

Семинар (вебинар) барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • яңа буынның укыту-методик комплектлары: «Сәлам» УМК;
  • башлангыч мәктәптә «Сәлам» УМК кертү тәҗрибәсе;
  • рус телле укучыларны татар теленә өйрәтүдә заманча педагогик технологияләр куллану;
  • татар теле дәресләре фрагментлары.

Спикерлар: мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы укытучылары, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укытучылары.
Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары (муниципаль районнан 2 кеше) чакырыла.

Семинар (вебинар) Zoom платформасында онлайн-форматта уздырыла. 

Үткәрү вакыты - 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (мск).

Вебинарның кураторлары: Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, педагогия фәннәре кандидаты, Гыйлаҗева Лилия Гыйльметдин кызы, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты