• Русский
  • Татарча

«Мәгариф учреждениесен үстерү шартларында педагогларның команда эшен оештыру» республика семинары

2021 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2021 елга гамәлгә куючының дәүләт биремен үтәү кысаларында Әлмәт шәһәренең «Менеджер» 23 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» белән берлектә «Мәгариф учреждениесен үстерү шартларында педагогларның команда эшен оештыру» республика семинары үткәрә.

Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  1. Команда төзү-билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен нәтиҗәле корал.
  2. Төбәкара семинарга әзерлек буенча команданың эше (эш тәҗрибәсеннән).
  3. Нәтиҗәле аралашу ысуллары.

Семинарны үткәрү вакыты: 14.00-16.00 сәгать (мск).
Катнашучылар өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/89707077300?pwd=b202QXpmNXNwNkFQdFNkYkZTY0Y4Zz09

Конференциянең идентификаторы: 897 0707 7300

Керү коды: 764442

Спикер: Резаева Елена Николаевна, Әлмәт шәһәренең 23 нче "Менеджер" урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры.
Семинарның модераторы - Смирнов Иван Андреевич, педагогика һәм мәгариф белән идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, телефон 8(843) 571-14-58, e-mail: zmsgi@mail.ru