• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясенең Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары өчен вебинар

Дәүләт биреме кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 2021 елның 18 ноябрендә видеоконференция форматында «Туган тел дәресләрендә уку эшчәнлегенә уңай мотивация формалаштыру шартлары» дигән вебинар үткәрде.
Татар теле кафедрасы доценты Р.Ф. Фаттахова педагогларны уңай мотивация формалаштыру шартлары белән таныштырды, туган (татар) теле дәресләрендә укучыларның уку эшчәнлеген уңай мотивацияләү ысуллары, алымнары һәм методлары белән таныштырды.
Семинар эшендә 50 туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

Фотогалерея: