• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясе субъектларында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен аттестацияләүнең максатчан моделен гамәлгә кертү программасын тикшерү

2021 нче елның 10 нчы ноябрендә "Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Россия Федерациясе субъектларында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен аттестацияләүнең максатчан моделен гамәлгә кертү программасын тикшерүдә катнашты.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең мәгарифне үстерү федераль институты Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногуманова Людмила Николаевнага Россия Федерациясе субъектларында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен аттестацияләүнең максатчан моделен гамәлгә кертү программасы турында фикер алышу буенча Бөтенроссия конференциясендә актив катнашканы һәм эчтәлекле чыгыш ясаганы өчен тирән рәхмәт белдерде.

Конференциянең төп максаты - һөнәри-иҗтимагый фикер алышу кысаларында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен аттестацияләүнең максатчан моделен кертү программасын эшләп бетерү буенча тәкъдимнәрне гомумиләштерү иде.
   Конференциядә мәгариф, муниципалитетлар, педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү системасы институтларының, профильле педагогик югары уку йортларының, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең 2500дән артык вәкиле катнашты.

ФИРО РАНХиГСның Рәхмәт хаты.