• Русский
  • Татарча

"Педагогик практиканың коррекцион (махсус) юнәлеше. Төп тенденцияләр" республика түгәрәк өстәле. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 25 декабрендәге 1406/20 номерлы боерыгы белән расланган 2021 елга дәүләт биремен үтәү йөзеннән, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы 2021 елның 2 декабрендә "Педагогик практиканың коррекцион (махсус) юнәлеше. Төп тенденцияләр" республика түгәрәк өстәлен үткәрә.

Чара Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары педагогларына: дефектолог-укытучыларга, логопед-укытучыларга, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче психологларга адреслана.

Түгәрәк өстәлдә түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • ТР белгечләренең мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләгә адреслы ярдәм күрсәтү чараларын ачыклау, аларга ярдәм итүгә әзерлеге;
  • комплекслы үсеш бозылган балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү проблемалары һәм мөмкин булган юллары;
  • федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга инклюзив белем бирү;
  • тел сәләтен үстерү һәм балаларны тел системасы компонентлары белән тәэмин итү;
  • инклюзив мәгарифтә ишетү сәләте бозылган балалар белән эшләүдә инновацион технологияләр;
  • белем бирү сыйфаты мониторингы һәм махсус индивидуаль программалар буенча укучыларны бәяләү системасы;
  • хәзерге дөньяда интеллектуаль тайпылышлары булган инвалид балаларны социальләштерү проблемалары;
  • сөйләме бозылган балаларда лексик-грамматик төзелеш формалаштыру буенча укытучы-логопед эшендә инновацион технологияләр (кластер);
  • сөйләме гомуми үсеш алмаган баланың сөйләм психологик базасын үстерү.

Түгәрәк өстәл эшендә катнашачак:

  • Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы мөдире, пед. фән. канд. ;
  • Нигъмәтуллина Ирина Александровна, КФУ Психология һәм мәгариф институтының дефектология һәм клиник психологиясе кафедрасы доценты, пед. фән. канд.;
  • Әмирова Резедә Мәхмүт кызы, Казан шәһәре Мәскәү районының катнаш төрдәге 234-нче номерлы балалар бакчасы мөдире;
  • Кокурина Лариса Дмитриевна, Е. Г. Ласточкина исемендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Казан интернат-мәктәбе"нең югары квалификацияле методисты, сурдопедагогы;
  • Агрусева Наилә Заһир кызы, 61 нче Казан мәктәбе югары квалификацион категорияле укытучы-дефектолог;
  • Сәлмәнова Лилия Галимҗан кызы, "Мамадыш физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе"нең беренче квалификация категорияле укытучы-логопед;
  • Иванова Юлия Владимировна, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Чистай мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 10 нчы номерлы мәктәбе"нең беренче квалификация категорияле укытучы-дефектолог;
  • Әхмәтҗанова Елена Анатольевна, Казан шәһәре Мәскәү районының катнаш төрдәге 314-нче номерлы балалар бакчасы югары квалификацион категорияле укытучы-логопед;
  • Корсукова Регина Олег кызы, Казан шәһәре Мәскәү районы катнаш төрдәге 234-нче номерлы балалар бакчасының югары квалификацион категорияле укытучы-логопед;
  • Хафизова Диләрә Тәлгать кызы, ТР Ютазы муниципаль районы "Урыссу физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе"  югары квалификацияле категорияле укытучы-дефектолог;
  • Макарова Галина Александровна, Татарстан Республикасы Болгар шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификация категорияле укытучы-логопеды;
  • Гыйлемова Айгөл Әдеһәм кызы, Казан шәһәре Мәскәү районы катнаш төрдәге 234-нче номерлы балалар бакчасының татар теле укытучысы;
  • Укытучылар-дефектологлар, логопед-укытучылар, квалификация күтәрү программасын тыңлаучылар.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Социалистик ур., 5.

Үткәрү вакыты: 9.00-15.00 (мск).

Республика түгәрәк өстәлен оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы.

Модератор: Морозова Алла Наил кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы.