• Русский
  • Татарча

"Кече яшьтәге мәктәп укучыларының сәләтләрен ачыклау һәм үстерү буенча нәтиҗәле тәҗрибәләр" республика семинары

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 25 декабрендәге 1406/20 номерлы боерыгы белән расланган 2021 елга дәүләт биремен үтәү йөзеннән, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы "Кече яшьтәге мәктәп укучыларының сәләтләрен ачыклау һәм үстерү буенча нәтиҗәле тәҗрибәләр" республика семинарын 2021 елның 29 ноябрендә үткәрү турында хәбәр итә.
Чара Татарстан Республикасының башлангыч гомуми белем бирү педагогларына адреслана.
Семинар кысаларында башлангыч сыйныфларда эшләүче педагогларның башлангыч һәм дәрестән тыш эшчәнлектә кече яшьтәге мәктәп укучыларының сәләтләрен ачыклау һәм үстерү мөмкинлеген тәэмин итүче шартлар тудыру буенча тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.
Семинар Zoom платформасында онлайн режимда узачак, ул 12.00 сәгатьтә башлана.
Чараның кураторы - Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты.