• Русский
  • Татарча

Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасына әзерлек буенча укыту-тренировка җыеннары

2021 елның 22-26 ноябрендә «Импульс» республика профиль сменасы кысаларында 7-11 сыйныф укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасының муниципаль һәм йомгаклау этапларына әзерлек буенча укыту-тренировка җыеннары үткәрелә.
Методик ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы чакырылды. Җыеннар кысаларында кафедра хезмәткәрләре укучыларны олимпиадага әзерләү, шулай ук аларның татар теле буенча белемнәрен системалаштыру буенча эш алып баралар.

Фотогалерея: