• Русский
  • Татарча

"STEM-мәктәпкәчә яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү" республика семинары

2021 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы STEM-белем бирү программасын гамәлгә ашыруны планлаштыручы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.
Семинар барышында тыңлаучылар мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен робот техникасы яңалыклары, шул исәптән Robodoktor, белем бирү учреждениеләрендә авыруларны ачыклау һәм тикшереп тору өчен инновацион робот-диагностик белән таныштылар, аны робот техникасы буенча тренерлар С.Улезько һәм А. Байдерин тәкъдим иттеләр.
Казан шәһәре Совет районы Лицей-инженерлык үзәге өлкән тәрбиячесе Н. Е.Стрелкова STEM-белем бирү процессында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү сәләтен үстерү турында сөйләде.
Казан шәһәре Совет районының 68 нче балалар бакчасы мөдире Э.М. Абдрахманова һәм өлкән тәрбияче А. Ш. Мәүледова STEM-белем бирү программасының белем бирү модульләрен гамәлгә ашыру барышында Ф. Фребельнең дидактик системасы мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр.
STEM-белем бирү программасы буенча эш тәҗрибәсен Казан шәһәре Идел буе районының 106 нчы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Г.Р. Бакиева һәм Казан шәһәре Мәскәү районының 387 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе К. В. Петрова тәкъдим иттеләр.
Чыгыш ясаучылар мөмкинлекләре чикле булган балаларны үстерү өчен STEM-белем бирү программасы мөмкинлекләрен билгеләделәр, чөнки әлеге программаны тормышка ашыру барышында танып-белү эшчәнлеге һәм фәнни-техник иҗат процессында интеллектуаль сәләтләр үсә, бу исә хәзерге дөньяда үз-үзләрен уңайлы хис итүгә китерә.

 

Фотогалерея: