• Русский
  • Татарча

"Полилингваль мохиттә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешенең актуаль мәсьәләләре" квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашыру

2021 елның 20-22 ноябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан Азнакай шәһәренең 21 нче балалар бакчасы педагоглары өчен «Полилингваль мохиттә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешенең актуаль мәсьәләләре» дип аталган мәктәпкәчә белем бирү педагогларының квалификациясен күтәрү программасы тормышка ашырылды.
Әлеге балалар бакчасы базасында узган уку барышында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның полилингваль мохиттә сөйләм үсеше темаларына туры килгән сораулар күп яклап каралды: белем бирү процессын проектлау, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә нәтиҗәле технологияләр куллану, үсеп килүче полилингваль мохит булдыру, балалар һәм гаиләнең балаларны тәрбияләү мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлеге һ. б.
Тыңлаучылар һөнәри компетенцияләрне камилләштерү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: