• Русский
  • Татарча

"XXI гасырда полилингваль белем һәм мәдәниятара коммуникация» Республика фәнни-гамәли конференциясе

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы Татар-инглиз гимназиясе белән берлектә 2021 елның 19 ноябрендә «XXI гасырда полилингваль белем бирү һәм мәдәниара коммуникацияләр» Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы мәктәпләреннән килгән гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары катнашты.

Спикерлар һәм жюри әгъзалары - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары, Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча укыту-методик секторы методистлары, гомуми белем бирү оешмалары укытучылары.

Конференция онлайн-форматта узды һәм катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде.