• Русский
  • Татарча

Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәгарифне үстерү федераль институты эксперименталь мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында вебинар

Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәгарифне үстерү федераль институты һөнәри белем бирү һәм квалификация системалары фәнни-тикшеренү үзәге 2021 елның 24 ноябрендә «Һөнәри белем бирүнең цифрлы дидактикасы» юнәлеше буенча эшләүче эксперименталь мәйданчыклар челтәре өчен чираттагы оештыру-урнаштыру вебинары үткәрде. 2020 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына «Өстәмә һөнәри белем бирү процессының цифрлы трансформациясенең педагогик шартлары» проекты буенча Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәгарифне үстерү федераль институты эксперименталь мәйданчыгы статусы бирелә.

Вебинарның максаты-дистанцион технологияләр нигезендә материалны төркемләп беркетү ысуллары буенча һөнәри белем бирү оешмаларының уңышлы тәҗрибәләре турында фикер алышу. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «Программалар һәм проектларны тормышка ашыру үзәге» әйдәүче фәнни хезмәткәре Шәймухаметова Эльвира Рамил кызы “Дистанцион технологияләр нигезендә команда эшен оештыру" темасына доклад белән чыгыш ясады. Эльвира Рамил кызы «Программаларны һәм проектларны тормышка ашыру үзәге» нең дистанцион технологияләр нигезендә квалификацияне күтәрү курсларында тыңлаучылар белән цифрлы белем бирү мохитенең төрле инструментларын, ресурсларын һәм сервисларын кулланып төркемле эш оештыру тәҗрибәсен тәкъдир итте.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан эш вакытында үз-үзен тоту кагыйдәләренең үтәлүе һәм бәхәсле очракларны җайга салу буенча комиссиясе

Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәгарифне үстерү федераль институтының Рәхмәт хаты

 

 

Фотогалерея: