• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясе “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларында 2019 елга база мәйданчыкларын конкурслы сайлап алу үткәрелә

Конкрет өлкәләрне яңартып кору концепциясен эшләү аркылы яңа федераль дәүләт белем бирү стандартына тәңгәл китереп белем бирүнең технологияләрен һәм эчтәлеген яңартып кору, мәгарифне үстерүнең төбәк программаларына һәм Россия Федерациясенең “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасының (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 26 декабрендәге 1642 нче карары) челтәрле методик берләшмәләренә ярдәм итү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2019 елга база мәйданчыкларын конкурслы сайлап алу игълан ителде.

Конкурста катнашу өчен документларны 5 февральгә кадәр түбәндәге адреска җибәрү мөмкин: Казан шәһ., Зур кызыл ур., 68 нче йорт, Татартсан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 103 нче кабинет (“Толстой урамы” тукталышына кадәр барырга).

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)236-62-91.