• Русский
  • Татарча

«Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәли гамәлгә ашыру» республика методик эшкәртмәләр конкурсы

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе ректорының 2021 елның 17 ноябрендәге 577 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедралары 22 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру» дигән методик эшкәртмәләрнең республика конкурсын үткәрә.

Конкурсның максаты: мәктәпкәчә белем бирү педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыру, алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә инновацион эш тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату.
Чара Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә адреслана.

Конкурсның предметы булып федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килә торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән түбәндәге белем бирү өлкәләре буенча авторлык эшләнмәләре тора:

  • танып-белү үсеше;
  • сөйләм үсеше;
  • сәнгать-эстетик үсеш;
  • физик үсеш;
  • социаль-коммуникатив үсеш;
  • мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү.

Конкурста катнашу өчен 2021 елның 10 декабренә кадәр түбәндәге сылтама буенча анкета тутырырга кирәк: https://forms кgle/su1usXuLNZWW5rEa6
Конкурста катнашучыларның барысы да сертификат алачак.
Барлык сораулар буенча өстәмә мәгълүматны мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Абдуллина Рузилә Вагыйз кызыннан сорарга мөмкин: 8 (843)236-68-11 яки 89272413982 (e-mail: ruzilya.abdullina@mail.ru .

Республика конкурсын оештыручы-Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы.

Методик эшләнмәләрнең республика конкурсы турында нигезләмә
«Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәли гамәлгә ашыру»

  •