• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясенең Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик вебинар

Дәүләт биреме кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 2021 елның 30 ноябрендә видеоконференция форматында «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын яңарту чорында туган тел (татар) укытучыларының дәрестән тыш эшчәнлеге» дигән вебинар үткәрде.

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Ваһапова Әдилә Рөстәм кызы вебинар тыңлаучыларын федераль дәүләт белем бирү учреждениеләрендә тәрбия эшен гамәлгә ашыру, аерым алганда, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру буенча федераль дәүләт белем бирү стандартына кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру гамәлләре турында хисаплар

Фотогалерея: