• Русский
  • Татарча

«Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә мәктәпкәчә белем бирү (ОМЕП проектын сынап карау)» түгәрәк өстәле

2021 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә мәктәпкәчә белем бирү (ОМЕП проектын апробацияләү)» темасына республика түгәрәк өстәле узды. Түгәрәк өстәлнең модераторы - Башинова С. Н., мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты.
Түгәрәк өстәл эшендә МДПУның педагогика департаменты профессоры, педагогика фәннәре докторы, биология фәннәре кандидаты, мәгариф өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Н.А. Рыжова катнашты. Наталья Александровна түгәрәк өстәлдә катнашучыларның игътибарын баланың тавышын ишетү һәм проектны оештырганда балаларның инициативасын исәпкә алу мөһимлегенә юнәлтте. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашкан хәйрия проектлары белән таныштырды.
Аннары Буа шәһәренең "Ак каен" балалар бакчасы мөдире Л.Х. Халитова чыгыш ясады. Балалар бакчасы коллективы белән бергә Лилия Харисовна халыкара проектта катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты, аның ярдәмендә балалар икътисади күзаллауны киңәйтә. Балаларга катлаулы терминнар аңлаешлы булсын өчен, педагоглар «Төрле әкиятләр акчалары» дигән ярдәмче проект оештырдылар, анда тәрбияләнүчеләрне «керем» һәм «чыгым»төшенчәләре белән таныштырдылар.
Аннары ОМЕП проектында катнашу тәҗрибәсе белән ТР Питрәч муниципаль районының Ленино-Кокушкино «Родничок» балалар бакчасы мөдире  М.Р. Курманаева уртаклашты. Балалар бакчасы коллективы халыкара проект кысаларында Туган якның кече чишмәләрен торгызды. Бу экологик проект ата-аналарны гына түгел, халыкны әлеге проблемага җәлеп итүне дә таләп итте, бу исә су чыганакларын төзекләндерү белән бәйле финанс кыенлыкларын хәл итәргә мөмкинлек бирде. Балалар, әлеге проект ярдәмендә, практик тәҗрибә һәм кыйммәтле җайланмалар алдылар, алар тәрбияләнүчеләргә туган як табигатен сакларга ярдәм итәчәк.
Н. А.Рыжова тәкъдим ителгән тәҗрибәне югары бәяләде һәм әлеге мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына халыкара проектлар конкурсында катнашырга тәкъдим итте.

Түгәрәк өстәлнең видеоязмасы.

 

Фотогалерея: