• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре семинар-киңәшмәсе

2021 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре өчен семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмә кысаларында җәмәгать ярдәмчеләренә таныклыклар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Тәрбия һәм үз-үзеңне тоту лабораториясенең фәнни хезмәткәре Эльвира Хәмзеевна Башлай «Балачак иминлеге – 2021» Бөтенроссия акциясендә актив катнашканы һәм балигъ булмаганнар белән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Фотогалерея: