• Русский
  • Татарча

«2021 елда Россия фәннәр академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2022 елга планнар» семинары

Россия фәннәр академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысасында «Челтәр хезмәттәшлеге нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» проекты буенча чаралар планы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәге 2021 елның 14 декабрендә «РФА инновацион мәйданчыгы эшчәнлегенә 2021 елда йомгак ясау һәм 2022 елга планнар» семинары уздырачак.

Максатчан аудитория: мәгариф белән идарә органнары вәкилләре, остазлар советы, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагог-остазлары.

Семинар барышында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының программаларны һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләре, остазлар советы белән берлектә, инновацион проектны гамәлгә ашыру буенча РФА мәйданчыгының өченче ел эшчәнлегенә йомгак ясаячаклар һәм катнашучыларны 2022 елга чаралар планы белән таныштырачаклар.

Семинар ZOOM платформасында 14.00 сәгатьтә (Мәскәү) вебинар форматында узачак.

Семинарда катнашу өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/86190578450?pwd=VTVYVnBzUXBXNnFCNGFmd0VCeGdTUT09

Конференциянең идентификаторы: 861 9057 8450
Керү коды: 741333

Семинарны оештыручы - Татарстан Республикасы "Мәгарифне үстерү институты" программаларын һәм проектларын тормышка ашыру үзәге.