• Русский
  • Татарча

«Мәгариф эчтәлегендә мәдәниятләр диалогы» Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе

2021 елның 15-17 октябрендә «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итү, мәгариф өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатларында «Мәгариф эчтәлегендә мәдәниятләр диалогы» Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе көннәре кысасында берничә чара үткәрелде.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы «Мәгариф эчтәлегендә мәдәниятләр диалогы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты, шулай ук «иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021»конкурсының жюри составында эшләде.

Фотогалерея: