• Русский
  • Татарча

"Мәктәпкәчә белем бирүне цифрлаштыру" түгәрәк өстәле

2021 елның 17 декабрендә «Мәктәпкәчә белем бирүне цифрлаштыру» темасына онлайн режимында Бөтенроссия түгәрәк өстәле узды. Түгәрәк өстәлне Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк оештырды.

Түгәрәк өстәл эшендә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар һәм белгечләр, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр, галимнәр катнашты. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар арасында ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доцентлары Р.И.Латыйпова, С. Н. Башинова бар иде.

Түгәрәк өстәл барышында мәктәпкәчә белем бирү системасын цифрлы трансформацияләү, мәктәпкәчә белем бирү системасын норматив - хокукый яктан тәэмин итү һәм матди-техник яктан тәэмин итү, мәгарифне цифрлаштыру шартларында эшләү өчен педагогик кадрларга ярдәм итү чараларын әзерләү һәм үстерү дәрәҗәсе, мәктәпкәчә белем бирүдә цифрлы технологияләрне куллануның уңышлы практикаларын тиражлау мәсьәләләре каралды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыша, тәэсирләре белән уртаклаша, әлеге чараның теоретик әһәмиятен һәм практик юнәлешен югары бәяләделәр.

 

Фотогалерея: