• Русский
  • Татарча

Оренбург өлкәсендә татар мәгърифәте көннәре

2021 елның 20-22 декабрендә «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итү, мәгариф өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатларында Оренбург өлкәсендә татар мәгарифе көннәре кысаларында берничә чара үткәрелде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы “Мәгариф эчтәлегендә мәдәният диалогы” төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты, шулай ук “Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы - 2021” бәйгесе жюри составында эшләде.

Фотогалерея: