• Русский
  • Татарча

"Россия тәрбиячеләре" Бөтенроссия конкурсы

2021 елның 17 декабрендә онлайн режимында «Россия тәрбиячеләре» IX Бөтенроссия конкурсында һәм «Сәламәт бала тәрбияләү» бөтенроссия финал форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бәйгедә илебезнең 14 меңнән артык мәктәпкәчә белем бирү педагогы катнашты. Телекүпер форматында Россиянең 2021 елгы мәктәпкәчә белем бирүнең иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде.

«Россия тәрбиячеләре» Бөтенроссия конкурсы, тәрбиячеләрнең, педагогик хезмәткәрләрнең һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренең инновацион тәҗрибәсен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм тарату, мәктәпкәчә белем бирүнең уңышлы эшләүче педагогларын стимуллаштыру һәм һөнәрне популярлаштыру максатында, Президент грантлары фонды һәм РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Җиңүчеләр арасына Татарстаннан килгән педагоглар да керде.

"Уңышлы тәрбияче" һәм "Инклюзив белем бирү" номинацияләрендә республиканың ике иң яхшы тәрбиячесе җиңүче булды:

  • Корчагина Анастасия Сергеевна, Казан шәһәре Киров районының 128-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе;
  • Черепанова Надежда Геннадьевна, Казан шәһәре Вахитов районының 63 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

Укытучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!

Фестиваль Россия Федерациясенең Иң актив мәктәпкәчә учреждениеләре командаларын бүләкләү белән тәмамланды.

 

Фотогалерея: