• Русский
  • Татарча

Сыйныф җитәкчеләре арасында тәрбия чараларына иң яхшы методик эшкәртмәләргә II Бөтенроссия дистанцион конкурсы

2021 елның 1 апреленнән Россия Федерациясе субъектларында Сыйныф җитәкчеләре арасында тәрбия чараларына иң яхшы методик эшкәртмәләргә II Бөтенроссия дистанцион конкурсының төбәк этабы үткәрелде.
Конкурс тәрбия чараларына иң яхшы методик эшкәртмәләрне ачыклау һәм тәкъдим итүгә, сыйныф җитәкчеләренең инновацион педагогик тәҗрибәсен таратуга, аларның һөнәри үсешенә ярдәм итүгә, иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
Конкурсның федераль этабы 2021 елның 1 сентябреннән 10 декабренә кадәр узды.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының асоциаль үз-үзеңне тоту һәм тәрбияләү лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хамзеевна конкурсның федераль жюри составына керде һәм сыйныф җитәкчеләренең методик эшкәртмәләренә экспертиза ясауда катнашты.
2021 елның 10 декабрендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы конкурс сайтында бастырылган сыйныф җитәкчеләре арасында Бөтенроссия дистанцион конкурсы нәтиҗәләрен раслады: https://vkkr.apkpro.ru/