• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

27 декабрьдә ТР Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының йомгаклау утырышы булды.
Уку советы утырышын ректор Л.Н. Ногманова ачты. Ул беренче сүзне гуманитар фәннәр бүлегенең академик-сәркатибе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстреү институнының Гыйльми советы әгъзасы Н.М. Вәлиевкә бирде. Наил Мансурович иҗади планнары белән уртаклашты, үзенең, танылган Россия язучылары һәм шагыйрьләренең тормышы һәм иҗаты тасвирланган, «Чистай әдәби» энциклопедиясенең уңышын һәм популярлыгын билгеләп үтте, шулай ук барысын да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады һәм уртак уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. 
Л.Н. Ногманова институт хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды һәм юбилярларны котлады. Аннары Людмила Николаевна «2022 елга педагогларны фәнни-методик озата бару бурычлары» дигән доклад белән чыгыш ясады, шулай ук үткән елга йомгак ясады.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллинның котлавында җылы һәм ихлас сүзләр яңгырады, ул барлык коллективка 2022 елда уңышлар, сәламәтлек һәм яңа җиңүләр теләде.
«Уку-методик һәм фәнни эш буенча ел йомгаклары» темасына доклад белән укыту-методик эш буенча проректор Г.Х. Сагеева,  фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л. П. Шәмсетдинова чыгыш ясадылар.
Ахырда ректор Л. Н.Ногманова барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, игелек, мәхәббәт һәм зур иҗади уңышлар теләде.

Фотогалерея: