• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре педагогларын укыту тәмамланды

Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләреннән 25 кеше Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында ерактан торып һәм көндезге бүлектә 72 сәгатьлек курсларны үтте. Өстәмә һөнәри программаның максаты булып, мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында балаларны ТРның ике дәүләт теленә өйрәтү буенча УМКга тәңгәл китереп, яңа һөнәри эшчәнлек компетенцияләрен камилләштерү һәм алу иде.

Курс чаралары кысаларында балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен мәктәпкәчә белемнең төп эш функцияләре норматив-хокукый нигезләре буенча, ТРның ике дәүләт телләренә укытуда заманча мәгълүмати-коммуникатив технологияләр һәм башкалар буенча лекцияләр оештырылды. Төп игътибар гамәли-ориентирлы модульгә бирелде, аның кысаларында «Рус телен өйрәнәбез”, “Татарча сөйләшәбез”, “Туган телдә сөйләшәбез” инновацияле УМКларын проектлаштыру, балалар бакчаларында предметлы-пространстволы тел һәм үсеш мохиты булдыру темалары өйрәнелде. Шәхескә бәйле һәм һөнәри компетенцияләрне формалаштыру һәм үстерү буенча гамәли дәресләр тренинглар һәм эшлекле уеннар формасында үткәрелде. Мәктәпкәчә белем оешмасы баскычында белем бирү процессын проектлаштыру буенча стажировкалар Мәскәү районының 282нче һәм Яңа Савин районының 405нче балалар бакчаларында үткәрелде. Стажировка программалары тыңлаучыларның категориясен һәм эш тәҗрибәсен исәпкә алып эшләнде. Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә һәрбер тыңлаучы үзенең һөнәри эшчәнлеген мәктәпкәчә белем ФДББСы һәм яңа УМКлар таләпләренә туры китереп проектлаштырырга өйрәнде.

Фотогалерея