• Русский
  • Татарча

Дәресләрнең, сыйныфтан тыш чараларның, проектларның авторлык методик эшләнмәләре республика конкурсы «Минем хезмәт республикам хезмәтенә кушыла»

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2015-2025 елларга Татарстан Республикасында укучыларны тәрбияләүне үстерү стратегиясе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 2022 елны Россия Федерациясендә Россия халыкларының мәдәни мирас елы, Татарстан Республикасында - цифрлаштыру елы дип игълан итүгә бәйле рәвештә, 2022 елның 10 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр «Минем хезмәт республикам хезмәтенә кушыла» дәресләрнең, сыйныфтан тыш чараларның, проектларның авторлык методик эшләнмәләре республика конкурсын үткәрә. 

Конкурсның максаты - Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш системасын үстерү.
Конкурста катнашучылар - мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының, гомуми белем бирү оешмаларының, һөнәри белем бирү оешмаларының, югары белем бирү оешмаларының, өстәмә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре.

Укучыларга белем бирү оешмасының педагогик хезмәткәрләре белән бергә конкурста катнашу рөхсәт ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

  1. «Җиңүгә 1418 адым». Совет халкының хезмәт батырлыгы.
  2. Россиянең бөек төзелешләре. Хезмәт геройлары.
  3. Гаиләм һөнәрләре. Хезмәт династияләре.
  4. Халык сәнгате һәм һөнәрләре.
  5. Цифрлы киләчәк һөнәрләре.  

Катнашу өчен 2022 елның 14 февраленә кадәр https://clck.ru/ZNaE5 сылтамасы буенча гариза бирергә кирәк.
Конкурс материаллары конкурс турындагы нигезләмәдә күрсәтелгән таләпләр нигезендә җибәрелә.

«Минем хезмәт республикам хезмәтенә кушыла» дәресләрнең, сыйныфтан тыш чараларның, проектларның авторлык методик эшләнмәләре республика конкурсы турында нигезләмә

Белешмә өчен мәгълүмат: тел. 8(843)236-65-82, nmc16@bk.ru