• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашты

2019 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның республикабыз югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашуында катнашты. Очрашу Россия фәне көне уңаеннан бәйрәм чаралары кысаларында республикабызга килгән Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Александровна Боровская катнашында узды.

Республикабыз югары уку йортларының һәм фәнни учреждениеләрнең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча фикер алышуга багышланган чараларда югары һөнәри белем бирүне үстерүгә, шул исәптән студентлар белән тәрбия эшләрен оештыруга кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды.

Моннан тыш, чарада катнашучылар Татарстан Республикасы ректорлар советы утырышы алдыннан оештырылган күргәзмәдә Казан федераль университетының алдынгы фәнни проектлары белән танышу мөмкинлеге алдылар. Күргәзмәдә университетның өстенлекле үсеш юнәлешләре кысаларында КФУ галимнәренең эшкәртмәләре тәкъдим ителде.

Фотогалерея




Фото – с сайта Казанского федерального университета