12 гыйнвар, 2022 - 03:44      
      
«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик басмасының 2021 ел өчен 4 нче номеры басылып чыкты. Мәкаләләр белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://irortsmi.ru/
Челтәрле басманың чираттагы номерында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан үткәрелгән «Мәгариф өлкәсендә остазлык: актуаль проблемалар һәм инновацион практика» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе (халыкара катнашу белән) материаллары урын алган.
Журналның мәкаләләре түбәндәге рубрикаларда урнаштырылган:
- Мәгарифтә идарә итү мәсьәләләре
 - Заманча мәгариф технологияләре
 - Инновацион практикалар
 - Махсус һәм инклюзив белем
 - Педагогик тәҗрибәдән
 
Безнең басма белән даими кызыксынуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм журналның киләсе санында үз материалларыгызны бастырырга чакырабыз!


 