• Русский
  • Татарча

ТР Лаеш районының «Имәнкискә урта гомуми белем мәктәбе» педагоглары өчен «Ассессмент-үзәк»

19 гыйнварда 2022 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Имәнкискә урта гомуми белем мәктәбе» педагогик коллективы өчен «ассессмент-үзәк» үткәрделәр.
Әлеге бәяләү чарасын үткәрүгә заказ бирүче ТР Лаеш муниципаль районының мәгариф идарәсе һәм белем бирү оешмасы җитәкчелеге булды. Алар белән берлектә ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре хәзерге мәгариф шартларында педагогларның нәтиҗәле эшләве өчен кирәкле шәхси компетенцияләр исемлеген билгеләде. Әлеге компетенцияләргә үткәрелгән бәя аларның үсеш дәрәҗәсен билгеләргә генә түгел, белем бирү оешмасының кадрлар ресурсларын үстерүнең оптималь векторын формалаштырырга да ярдәм итәчәк. Моннан тыш,  «ассессмент-үзәк» процедурасы  «команда төзү эффекты»на да ия, бу мәктәпнең педагогик коллективын алга таба берләштерүгә уңай йогынты ясарга мөмкин.       

Фотогалерея: