• Русский
  • Татарча

Әлки районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары һәм җитәкчеләре өчен семинар

Әлки районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү максаты белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2022 елның 19 гыйнварында онлайн режимда «Яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрне исәпкә алып, иртә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешенең белем бирү бурычларын хәл итү өчен кирәкле һөнәри әһәмияткә ия компетенцияләрне үстерү» методик семинарын үткәрде.

 

Семинарның модераторы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы, заманча таләпләрне исәпкә алып, мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын яхшырту юлларын билгеләде. Семинар барышында балалар бакчасы шартларында балаларга белем бирү бурычларын хәл итү буенча Татарстан Республикасы педагогларының алдынгы тәҗрибәсе күрсәтелде:

  • ХХI гасырда мәктәпкәчә белем бирү: балалар бакчасында уңышлы команда төзү, Казан шәһәренең 130 нчы балалар бакчасы мөдире Хәйруллина Роксана Рамил кызы
  • Идарә итү инноватикасы лабораториясе: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерүнең белем бирү бурычларын хәл итүдә педагогның цифрлы компетентлыгы, Казан шәһәренең 130 нчы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Зарипова Татьяна Геннадьевна
  • Педагоглар эшеннән канәгатьлек факторы буларак эмоциональ интеллект, Казан шәһәренең 130 нчы балалар бакчасы педагог-психологы Савельева Динара Рустемовна
  • Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен укыту процессында мультимедиа технологияләрен куллану, Казан шәһәренең 130 нчы балалар бакчасы татар телен өйрәтү буенча тәрбиячесе Алиакберова Руфия Рәшит кызы
  • Яшь һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия бирүне оештыруда педагогның профессиональ дәрәҗәдә әһәмиятле компетенцияләре, Казан шәһәренең 130 нчы балалар бакчасы физик тәрбия инструкторы Фомина Мария Витальевна
  • Педагогның һөнәри осталыгы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү осталыгы: традицияләр һәм инновацияләрнең нәтиҗәле ярашуы, Казан шәһәренең 42 нче балалар бакчасы мөдире, Каконашвили Любовь Юрьевна 
  • «Камешки Марбл» алымын мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү һәм сөйләм үсешендә куллану» инновацион проектын гамәлгә ашыруда балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу, Казан шәһәре 342 нче балалар бакчасы мөдире Никитина Маргарита Павловна
  • Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар белән белем бирү эшчәнлеген индивидуальләштерү («Малышок» консультация үзәге эше тәҗрибәсе), Питрәч районы «Бәләкәч» балалар бакчасы мөдире Миронова Елена Ивановна

Семинарда катнашучылар тәкъдим ителгән тәҗрибәнең эчтәлеген һәм практик юнәлешен югары бәяләделәр, чараны оештыручыларга һәм модераторларга зур рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: