• Русский
  • Татарча

«Белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре компетенцияләрен формалаштыруны бәяләү» семинары

2022 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы 44 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре компетенцияләрен формалаштыруны бәяләү» семинарын уздыра.
Семинар катнашучыларның һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен якын арада үстерү максаты белән «ассесмент-үзәк» (бәяләү һәм үсеш үзәге) технологиясен кулланып узачак. 

Әлеге формат үткәрүнең актив формасын күздә тота, биредә катнашучылар индивидуаль һәм гомумкоманда чишелешләрен кабул итү ситуацияләрен модельләштерү буенча күнегүләр башкарачак, стратегик бурычны хәл итү өчен индивидуаль һәм уртак гамәлләр планнары эшләячәк, биремнәрне цейтнота шартларында үтәячәк. Чараның йомгаклау өлешендә оешма хезмәткәрләре арасында команданы барлыкка китерә торган элементларны көчәйтер өчен күнегүләр кулланылачак. Семинар нәтиҗәләре буенча, индивидуаль үсешнең юнәлешләрен билгеләү максатларында, семинарда катнашучыларның һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерү дәрәҗәсенә карата нәтиҗәләрен үз эченә алган хисапны оешма җитәкчесенә тапшыру планлаштырыла.

Чараның башлану вакыты - 13:00 сәгать (мск).
Семинарны оештыручы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге.