• Русский
  • Татарча

«Белем бирүдә карьера перспективалары» дизайн-сессиясе

2022 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» инновацион мәйданчыгын гамәлгә ашыру кысаларында  «Белем бирүдә карьера перспективалары» темасы буенча дизайн-сессия үткәрә.
Дизайн-сессия кысаларында «Офлайн-белем бирүдә карьера стратегияләре», «Онлайн-белем бирүдә карьера стратегияләре» кебек актуаль темалар ачылачак, шулай ук «Төркемнәрдә карьера үсеше маршрутын проектлау» проект сессиясе дә планлаштырыла.
Чара студентларга, Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең яшь педагогларына адреслана.
Оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе.
Җитәкчесе: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты, «Укытучы 2.0» проекты координаторы Шәехов Марат Рәшит улы.
Үткәрү вакыты:13.00 – 15.30 (мск).
Үткәрү рәвеше: дистанцион.
Трансляция каналы: https://www.youtube.com/channel/ UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA
Дизайн-сессиягә теркәлү өчен сылтама: