• Русский
  • Татарча

“ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф оешмасының полимәдәни мохитында мәктәп китапханәчесенең һөнәри компетенцияләрен камиллләштерү” программасы буенча китапханәчеләрне укыту

2019 елның 28 гыйнварыннан 15 февральгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 26 мәктәп китапханәчесе белемнәрен күтәрде. Курсның темасы “ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф оешмасының полимәдәни мохитында мәктәп китапханәчесенең һөнәри компетенцияләрен камиллләштерү” иде.

Укыту Казан һәм Буа шәһәрләрендә гамәлгә ашырылды. Китапханәчеләр белем бирүнең хәзерге норматив-хокукый, психологик-педагогик нигезләре, һөнәри эшчәнлекнең процессуаль аспектлары белән танышты. “Педагог-китапханәче эшчәнлегендә ИКТ” темасы буенча дәресләр Казан шәһәрендә, ТИСБИда үтте.

Ике көн дәвамында курсларда катнашучылар Буа шәһәренең 2 нче лицее һәм М.М. Вахитов исемендәге гимназиясе базаларында стажировка үттеләр.

Йомгаклау анкеталаштыруы нигезендә укыту тиешле югарылыкта үтте дип фикер йөртергә була. Катнашучылар белем күтәрү курсларыннан канәгатьләнү алганнарын белдерделәр һәм рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фотогалерея