• Русский
  • Татарча

Мәктәп укучылары өчен тәкъдим!

14 февральдә «Киләчәк эшмәкәрләре» тематик сменасында катнашуга сайлап алу конкурсы старт ала.

Конкурста җиңүчеләр «Киләчәк эшмәкәрләре» җиденче сменасында катнаша алачак, ул 2022 елның 21-22 июненнән 11-12 июленә кадәр «Артек» Халыкара балалар үзәгенең «Лазурный» лагере базасында узачак.

Балалар эшкуарлык һәм идарә эшчәнлеге нигезләрен өйрәнәчәк, үз бизнес-планнарын төзи, бизнесны үстерү стратегияләрен уйлый алачак, стартапларның, ачык чыгышларның чын тәҗрибәсен алачак, Customer Development, Lean методологиясен гамәлдә кулланырга өйрәнәчәк.

Программадан тыш, укучылар иҗади һәм спорт чараларында, экскурсияләрдә катнашачаклар, су коеначаклар, кызыначаклар һәм ял итәчәкләр!

Катнашу өчен гаризаны тематик смена битендә калдырырга мөмкин.
 

 Конкурста катнашырга теләүчеләр өчен билгеләүче вебинар 2022 елның 9 февралендә Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатьтә булачак.

Безгә кушылыгыз һәм сораулар бирегез! Иң актив катнашучылар приз алачак.

Вебинарны алып баручы: эшмәкәр, Center-Game компаниясенең идарәче партнеры Павел Аванян.

https://edu.prosv.ru/web090222?gcmes=21335600280&gcmlg=6862570