• Русский
  • Татарча

«Чит телләргә яшьтән үк өйрәтү: алымнар, технологияләр» республика түгәрәк өстәле

2022 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча белем бирү технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 22.12.1732/21 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биремен гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында «Чит телләргә яшьтән үк өйрәтү: алымнар, технологияләр» темасы буенча республика түгәрәк өстәле үткәрде.

Республика түгәрәк өстәле эшендә һәм чит телгә яшьтән өйрәтүнең актуаль проблемалары турында фикер алышуда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Арча, Сарман, Аксубай, Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан, Яңа Чишмә муниципаль районнарыннан укытучылар катнашты. 

Фотогалерея: