• Русский
  • Татарча

«Укытучы 2.0» проекты кысаларында дизайн-сессия

2022 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты студентлар һәм белем бирү оешмаларының яшь педагоглары өчен «Белем бирүдә карьера перспективалары» темасы буенча онлайн режимда дизайн-сессия үткәрде. Чара Россия Мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» инновацион мәйданчыгын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшь педагоглары берлеге белән берлектә оештырылды.

Дизайн-сессиядә катнашучыларны институт проректоры, химия фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Лариса Петровна сәламләде. Санкт-Петербург шәһәрендәге «Квазар» мәгариф киңлеге директоры Беляева Анна үз практикасыннан карьера стратегияләре һәм кызыклы кейслар турында сөйләде. «Фоксфорд» онлайн мәктәбенең белем бирү проектлары менеджеры Окунева Марина заманча трансформацияләр яктылыгында XXI гасыр педагогы компетенциясе турында сөйләде. «Халыкара Унискул мәктәбе» проект эшчәнлеге координаторы Шакирҗанов Дмитрий һөнәри конкурсларда катнашуның отышлы якларын күрсәтте һәм педагогларга аларда уңышлы катнашу өчен кыйммәтле киңәшләр бирде. hh.ru дагы маркетинг һәм PR буенча әйдәп баручы менеджер Кочетков Николай хезмәт базарын анализлау һәм эш эзләү өчен Headhunter платформасының кызыклы мөмкинлекләрен күрсәтте.«Бала-Сити» Кембридж халыкара мәктәбенең оештыру үсеше буенча директоры Насонова Ирина катнашучыларга резюме төзү һәм әңгәмә узу буенча кыйммәтле лайфхаклар тәкъдим итте.

Чыгышлардан соң дизайн-сессиядә катнашучылар төркемнәрдә үзләренең карьера үсеше маршрутын тәҗрибәле модераторлар җитәкчелегендә махсус төзелгән эш битендә проектлый башладылар:

  • Гаязетдинов Айнур Миңнемөхәммәт улы («Иннополис мәктәбе» тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы);
  • Кәримов Рөстәм Айрат улы (Татарстан Республикасы Яшь педагоглар берлеге рәисе), Шәехов Марат Рәшит улы (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты лабораториясе мөдире, «Укытучы 2.0» проекты координаторы);
  • Шәймөхәммәтова Эльвира Рамил кызы (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре);
  • Шакирҗанов Дмитрий Сергеевич («Халыкара Унискул мәктәбе»  проект эшчәнлеге координаторы);
  • Якупов Чыңгыз Борисович («Прогресс» стратегик үсеш мәктәбе директоры).

Дизайн-сессия нәтиҗәләре буенча катнашучылар оештыручыларга белем бирүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм мондый чараларда катнашырга теләк белдерделәр.

Чара язмасы «Укытучы өчен видео портал» каналында https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJl2hA сылтамасы буенча урнаштырылган.

Спикерларның материаллары «Укытучы 2.0» проекты каналында https://t.me/uchitel_2 сылтамасы буенча урнаштырылачак.

Фотогалерея: