• Русский
  • Татарча

«ФДББС-2021гә күчү шартларында педагог-китапханәче эшчәнлеген проектлау» квалификациясен күтәрү курслары

2022 елның 26 гыйнварыннан 11 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы тарафыннан «ФДББС-2021гә күчү шартларында педагог-китапханәче эшчәнлеген проектлау» темасы буенча квалификация күтәрү курслары үткәрелде. 

Укуда мәктәп китапханәләренең 52 хезмәткәре булды.

 

 

Квалификация күтәрү программасы кысаларында түбәндәге темалар тәкъдим ителде:

  • «Мәктәп мәгълүмат-китапханә үзәкләрен үстерү концепциясе»;
  • «ФДББС-2021 гамәлгә ашыру шартларында мәктәп китапханәчесе (педагог-китапханәче) эшчәнлегенең төп юнәлешләре»;
  • «Заманча мәктәп китапханәсенең туган якны өйрәнү эшчәнлеге практикасы»;
  • «Хәзерге заман балаларын һәм яшүсмерләрне үстерүдә гаилә белән укуның социаль кыйммәте»;
  • «Һөнәри осталыкны үстерү рәвешләренең берсе буларак, мәктәп китапханәчесенә үзлегеннән белем алу»;
  • «Цифрлы тирәлектә күргәзмә эшчәнлеге» һәм башкалар.

Уку вакытында мәктәп китапханәчеләре «Белем бирү оешмаларында инклюзив уку теориясе һәм практикасы» модулен 16 сәгать күләмендә өйрәнделәр.

    8 һәм 9 февральдә Zoom платформасында стажировка узды. Стажировка кысаларында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының педагог-китапханәчеләре һәм «Русское слово», «Детская и юношеская книга», «Мнемозина» кебек алдынгы нәшриятлар вәкилләре чыгыш ясады.

Укулар Zoom платформасында «Китап һәм китап укуның заманча электрон формалары» темасы буенча видеоконференцэлемтә режимында йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды, анда тыңлаучылар Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган электрон китапханә күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр.

 Укулар тәмамлангач, курсларда катнашучылар эчтәлекле программа һәм дәресләрнең мәгълүматлылыгы, һөнәри эшчәнлекләрен камилләштерү өчен яңа технологияләр өйрәнүләре һәм һөнәри осталыкны күтәрүдә актуаль темалар өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: