• Русский
  • Татарча

Башлангыч белем бирү педагоглары өчен квалификация күтәрү курслары

 

2022 елның 11 февралендә «Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын яңарту аспектында башлангыч мәктәп укытучысының цифрлы инструментлары» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча тыңлаучыларны укыту тәмамланды.

Курс кысаларында түбәндәгеләр каралды:

  • башлангыч мәктәптә цифрлы белем бирү мохитен булдыру өлкәсендә актуаль трендлар
  • укыту процессының нәтиҗәлелеген арттыру максатында цифрлы технологияләрне куллану мөмкинлекләре һәм башкалар.
  • башлангыч мәктәптә белем бирү процессын онлайн тәэмин итү үзенчәлеге.

Гамәли онлайн-дәресләр барышында педагоглар укыту эшчәнлегенең цифрлы инструментларын куллану һәм аларны белем бирү оешмасының мәгълүмат мохитенә бөтенләе белән гамәлгә кертү күнекмәләрен эшләделәр.

Укулар тәмамлангач, курсларда катнашучылар бирелгән видеолекцияләр, презентацияләр, мәгълүмати-методик материаллар өчен рәхмәт белдерделәр.