• Русский
  • Татарча

Тәрбияләнүчеләре тәүлек буе гомуми белем бирү оешмаларында була торган тәрбиячеләр өчен форум

 

2022 елның 19-20 февралендә «Укытучы 2.0» Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы тәрбияләнүчеләре тәүлек буе  гомуми белем бирү оешмаларында була торган тәрбиячеләр өчен форум үткәрә.

 

 

Үткәрү урыны: Казан шәһәренең 7 нче лицей-интернаты (Четаев ур., 37А).

Башлана сәгать 10.00 да (мск).

Чара Татарстан Республикасы муниципаль районнарының гомуми белем бирү оешмалары тәрбиячеләренә адресланган.

Чараны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе.