• Русский
  • Татарча

Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе

2022 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә күренекле галим, теолог, фәлсәфәче, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрә.

Конференциянең төп максаты - Галимҗан Барудиның иҗади мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру, шулай ук укучыларның интеллектуаль иҗатын үстерүгә ярдәм итү, аларны тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү. Конференциядә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары катнаша.

Чара 9.00 сәгатьтә башлана.

Үткәрү урыны:
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе

Чараны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы.