• Русский
  • Татарча

«Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләрен һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре фәннәрен гомуми белем бирү мәктәбендә гамәлгә ашыруда эзлеклелек һәм системалылык» бөтенроссия семинары

 

2022 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре фәннәрен гомуми белем бирү мәктәбендә  гамәлгә ашыруда эзлеклелек һәм системалылык» бөтенроссия семинарын үткәрә.

Семинар программасында түбәндәге актуаль мәсьәләләрне ачу планлаштырыла:

  •  Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре укыту курсларын һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре предмет өлкәсен өйрәтүдә  эзлеклелек;
  •  Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләренең яңартылган курсы: төзелеш һәм эчтәлек үзенчәлекләре.

Программаның спикерлары: 

  • Виноградова Наталья Федоровна, Россия Мәгариф академиясенең белем бирү үсеше стратегиясе институты башлангыч гомуми белем лабораториясе мөдире, Россия Мәгариф академиясе әгъза-корреспонденты, педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреаты;
  • Җамалетдинова Зәлфира Исхак кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, педагогия фәннәре кандидаты, семинар кураторы.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының укытучы-практиклары катнаша.

Семинар Webinar платформасында онлайн-форматта уздырыла.

Чара 09.00 сәгатьтә башлана.

Чараны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы.