• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем оешмалары педагогларының билингвизм шартларында балаларны телгә өйрәтү буенча укулары тәмамланды

Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 20 кешенең ТР Мәгарифне үстерү институтында 72 сәгатьлек ерактан торып һәм көндезге бүлектә укулары үтте. Курсларда укучылар программа эчтәлеген көндезге бүлектә һәм ерактан торып белем алу формаларында уку аудиторияләрендә һәм стажировка мәйданчыклары базасында (Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 372 нче балалар бакчасы һәм Киров районының 81 нче балалар бакчасы) гамәли юнәлештәге дәресләрдә үзләштерделәр.

Аерым игътибар мәктәпкәчә белем эчтәлеген яңарту процессында барлыкка килгән конкрет хәл-халәтләрне анализлауга, дискуссияләргә, тренингларга бирелде. Шулай ук гамәлгә ашыру барышында зур игътибар мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тәрбиячесенең белем бирү эшчәнлегендә санлы технологияләргә һәм аларның санлы гыйлемлелекне үстерүдәге роленә һәм педагогның санлы компетентлылыгына, УМКны гамәлгә ашырган вакытта проекцияле техника куллану методикасына, уенлы хәл-халәтләрне ИКТ кулланып модельләштерүгә бирелде. Моңа бәйле рәвештә стажировкалар барышында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча модельләре һәм формалары өйрәнелде. Программаны үзләштерү тыңлаучыларның проектларны тәкъдир итү һәм яклау формасында йомгак аттестациясе белән тәмамланды.

Программаны үзләштерү нәтиҗәсмендә тыңлаучылар үзләренең һөнәшри эшчәнлекләрен яңа УМКлар һәм мәктәпкәчә белем бирүнең ФДББСна тәңгәл китереп проектлаштырырга, ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаоларының тәрбия-белем бирү процессында инновацияле белем бирү технологияләрен кертүнең нәтиҗәлелеген анализларга өйрәнделәр.

Фотогалерея