• Русский
  • Татарча

«Белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: идарә итү аспекты буларак белем бирү сыйфатының эчке мониторингы» республика семинары

2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Әлки һәм Менделеевск муниципаль районнары белем бирү оешмалары җитәкчеләренә методик ярдәм күрсәтү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Бөгелмә муниципаль районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 3 нче урта мәктәбе белән берлектә «Белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: идарә итү аспекты буларак белем бирү сыйфатының эчке мониторингы» республика семинарын үткәрә.

Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  1. Белем бирү оешмасында белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасы эшчәнлеге. Белем бирү сыйфатының эчке мониторингы: мониторинг тикшеренүләренең төп юнәлешләре һәм бәяләү процедураларының эчтәлеге.
  2. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килүен билгеләү максатында белем бирү процессының сыйфатын һәм белем бирү нәтиҗәләрен бәяләүне гамәлгә ашыру.
  3. Белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучылар тарафыннан күрсәтелә торган белем бирү хезмәтләренең сыйфатын бәяләүне оештыру.
  4. Идарә итү аспекты буларак белем бирү сыйфатының эчке мониторингы: белем бирү оешмасы эшчәнлегенә үзлегеннән тикшеренүләр уздырганда белем бирү сыйфатының эчке мониторингы нәтиҗәләрен куллану.

Семинарны уздыру вакыты: 14.00-16.00 сәгатьләрдә (мск).

Катнашучыларга Zoom конференциясенә тоташтыру өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/81656063162?pwd=WmppM0NqNDcrczFUb0RaNkZpYndydz09
Конференциянең идентификаторы: 816 5606 3162
Керү өчен код: 447820

Семинар спикерлары: Дулова Галина Валерьевна, Бөгелмә муниципаль районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 3 нче урта мәктәбе директоры;
Ткачева Елена Валентиновна, мәктәп директоры урынбасары;
Бекмурзаева Венера Мирхафиз кызы, мәктәп директоры урынбасары;
Кәримова Әлфия Сөлейман кызы, мәктәп директоры урынбасары.

Семинарның модераторы  — Смирнов Иван Андреевич, педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, телефон 8(843)571-14-58, e-mail: zmsgi@mail.ru.