• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре урынбасарларын «Нәтиҗәлелекне күтәрү коралы буларак мәгълүматлар нигезендә белем бирү оешмасы белән идарә итү» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укыту

2022 елның 4 февраленнән 18 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре урынбасарларын «Нәтиҗәлелекне күтәрү коралы буларак мәгълүматлар нигезендә белем бирү оешмасы белән идарә итү» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укыту үткәрелде. Барлыгы 26 кеше иде.

Укытуның максаты: шушы мәгълүматлар нигезендә белем бирү оешмасы белән нәтиҗәле идарә итүне тәэмин итүче тыңлаучыларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү.

Квалификация күтәрү буенча өстәмә программаны тормышка ашырганда, мониторинг һәм мәгариф системасының торышы турындагы мәгълүматларны анализлау нигезендә карарлар кабул итүгә заманча алымнар ачылган, шул исәптән, укучыларны әзерләү сыйфаты турында да.

Тыңлаучыларның виртуаль стажировкасы берничә мәйданчыкта оештырылган иде:

  • Казан шәһәренең Яңа Савин районы 179 нчы гимназия - мәгариф үзәге, «Белем бирү оешмасына диагностика: белем бирү сыйфатын бәяләү нәтиҗәләрен интерпретацияләү» темасы;
  • Яр Чаллы шәһәренең 56 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, «Белем бирү нәтиҗәләренең сыйфаты белән идарә итү механизмнары» темасы.

Курсларны тыңлаучылар Казан шәһәренең 179 - мәгариф үзәге директоры Наумова Э.В., Яр Чаллы шәһәренең 56 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Зәйнуллина Р.Н. стажировка үтү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре урынбасарларын укыту проектны яклау рәвешендә йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

 

Фотогалерея: