• Русский
  • Татарча

Математика укытучылары өчен «Укучыларны «Математика» предметы буенча төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләүнең көнүзәк проблемалары» республика семинары

2022 елның 31 мартында математика укытучылары өчен «Математика» предметы буенча төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләүнең көнүзәк проблемалары» республика семинары узачак.

Семинарны уздыруның максаты: укучыларны 2022 ел математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләгәндә математика укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.

 

Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • 2022 елда математика буенча  төп дәүләт имтиханын һәм бердәм дәүләт имтиханын уздыру үзенчәлекләре;
  • Математика бүлекләреннән биремнәрне чишү буенча практикум: 
    • Математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында ихтималлыклар теориясе;
    • Төп дәүләт имтиханында  ачык җавап белән текстлы мәсьәләләр; 
    • Бердәм дәүләт имтиханында параметр белән биремнәр.

Үткәрү вакыты: 13:00 дән 14:30 сәгатькә кадәр (мск).

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б.Красная урамы, 68.

Кураторлар: Әхмәтшина Г.Х., Исмәгыйлева Р.Р., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы доцентлары.

Катнашучылар: Татарстан Республикасы математика укытучылары.

Үткәрү формасы: вебинар. 
Кушылу өчен сылтама: https://youtu.be/R9xOUqkcidQ