• Русский
  • Татарча

«Мәктәп мәгарифе үсешенең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыруда мәктәп һәм югары уку йортының үзара хезмәттәшлеге: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» төбәкара фәнни-методик конференциясе

2022 елның 29 мартында Казан шәһәре Совет районының 90 нчы гимназия базасында «Мәктәп мәгарифе үсешенең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыруда мәктәп һәм югары уку йортының үзара хезмәттәшлеге: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар»  II төбәкара фәнни-методик конференциясе узды.

Конференциянең пленар өлешендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы буенча мәгариф идарәсенең  «Милли проектларны гамәлгә ашыру контекстында педагогик кадрлар белән эшләү муниципаль системасы эшчәнлегенең төп юнәлешләре» темасы буенча эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Конференция кысаларында башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Хәзерге башлангыч мәктәп укытучысы нинди булырга тиеш? Белем бирү сыйфатына беренче адымнар» секциясе үткәрелде, җитәкчесе - Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты.

Секциядә башлангыч мәктәп педагогының һөнәри компетентлыгын үстерү, укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру, башлангыч сыйныфларда сыйныф җитәкчесе эшенең төп юнәлешләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Секциядә катнашучылар, әлеге чараның педагогларның һөнәри үсеше өчен зур әһәмиятен ассызыклап, башкарылган эштән канәгатьлек алуларын белдерделәр.

Фотогалерея: