• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен конкурс

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы педагогларны «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны поликультур тәрбияләү чарасы буларак уен» темасы буенча иң яхшы авторлык уены  республика конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс йомгаклары буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында поликультур белем бирү буенча эшне оештыруның инновацион практикалары, яңа авторлык уен продуктларын булдыру, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дидактик уеннар билгеле булачак.

"Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дидактик уеннар республика конкурсын оештыру һәм үткәрү турында" 2022 нче елның 14 мартындагы 149 нчы боерыгы

Конкурсның шартлары Нигезләмәдә күрсәтелгән. Нигезләмәгә сылтама.

Конкурска материаллар 2022 елның 30 апреленә кадәр электрон форматта кабул ителә. 

Конкурста катнашучылар сылтама буенча анкета тутыралар: https://forms.yandex.ru/u/623cb52bf946d6ec0121d285/

Конкурска җибәрелгән эшләр кире кайтарылмый, авторларга рецензияләр бирелми.

Өстәмә мәгълүмат: тел.89272413982, эл.адрес ruzilya.abdullina@mail.ru,

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы өлкән укытучысы Абдуллина Рузилә Вәгыйз кызы.