• Русский
  • Татарча

Чит тел укытучыларының «Татарстан Республикасында чит телне укыту: торышы һәм перспективалары» IV республика форумы

Чит тел укытучыларының «Татарстан Республикасында чит телне укыту: торышы һәм перспективалары» IV республика форумы 2022 елның 30 мартында Казан шәһәренең Киров районы 188 нче күппрофильле лицее базасында узды.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты форумны мәгълүмати-методик яктан тәэмин итте (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 21.03.2022 елның 21 мартындагы № 504/22 боерыгы)

Институт ректоры Ногманова Л.Н. пленар утырышта катнашты һәм «Укучыларның универсаль укыту гамәлләрен формалаштыру һәм үстерү» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Методистлар, мәгариф бүлекләре белгечләре, район методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен секция модераторы  «Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау» кафедрасы профессоры Иванова Л.Ф. булды.

Татарстан Республикасының 300 дән артык чит тел укытучысы чит телләрне укыту методикасы, Татарстанда олимпиада хәрәкәтенең актуаль мәсьәләләре, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек технологияләре турында кызыксынып фикер алыштылар.