• Русский
  • Татарча

Яңартылган ФДББС буенча технология укытучылары өчен семинар

2022 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының яңартылган ФДББС гамәлгә кертү буенча юл картасы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм технология укытучылары өчен «Башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм төп гомуми белем бирү ФДББС нигезендә «Технология» фән өлкәсен укыту методикаларын һәм эчтәлеген яңарту» темасы буенча онлайн-семинар уздырылды.

«Социаль идарә академиясе» белем бирү эчтәлегенең фәнни-методик үзәге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты Логвинова Ольга Николаевна яңартылган ФДББС нигезендә «Технология» фән өлкәсен укыту эчтәлеген һәм ысулларын модернизацияләү турында сөйләде.

Технология буенча модульле курсны апробацияләү тәҗрибәсе белән Казан шәһәре Идел буе районының «Фарватер» 78 нче лицее  администрациясе һәм педагоглары: директоры Урманчеева Әлфия Госман кызы, укыту эшләре буенча директор урынбасары Попова Екатерина Владимировна һәм информатика укытучысы Антонова Мария Андреевна уртаклаштылар.

Семинар азагында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты Шаймөхәммәтова Эльвира Рамил кызы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2022-2024 елларга федераль инновацион мәйданчыгы статусын алган технология буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проекты турында сөйләде, шулай ук семинарда катнашучыларның барысын да әлеге проектны гамәлгә ашыруга катнашырга чакырды.

Семинар материалларын алу һәм/яки Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Россия Федерациясе Федераль инновация мәйданчыгы чараларында «Технология» предметы өлкәсендә яңартылган эчтәлекнең модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/апробацияләү программасы» Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  базасында катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча сораштыру узарга кирәк: https://forms.gle/zszFivvq4TQRsVmEA.

Семинарның язмасы түбәндәге сылтама буенча тәкъдим ителгән: https://youtu.be/-DC6zafoPg0

Фотогалерея: